11 октябрь 2017 яңалыклары
-
Җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләрне уздырмаган өчен штраф күләмен арттыралар
Россиядә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләрне уздырмаган өчен машина йөртүчеләргә штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр арттыралар. Дәүләт Думасы тиешле канун проектын өченче укылышта тулысынча кабул итте. Бу хакта "РИА Новости" җиткерә. Хәзер гамәлдәге Административ хокук бозулар кодексы редакциясендә штраф күләме 1,5 мең сумны тәшкил итә. "Татар-Информ"
-
Татарстанда 20 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
Чаллыда 20 яшьлек кыз югары каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Кызның үле гәүдәсе бүген иртән ЗЯБ бистәсендә унҗиденче комплекс янында табылган. Фаҗига буенча өстәмә мәгълүматлар ачыклана, тикшерү бара. http://tatar-inform.tatar
-
Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган
Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган. Бу хакта бүген "Татар-информ" омәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте. Матбугат очрашуы Татарстанда тилчә (ящур) авыруына каршы көоәш юлларын эзләүгә багышланган иде....
-
Бөгелмә районында "Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч" дигән темага мәгълүмат сәгате узды
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Берёзовка авылы мәдәният йортында "Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч" дигән темага мәгълүмат сәгате узды. Очрашуга чакырылган Россия дәүләт хәрби гвардиясе ведомстводан тыш сак бүлеге полиция хезмәткәре Максим Исаев тыңлаучыларга террорчылык актлары вакытында, шартлаучан предмет табылган, яисә заложник итеп алынган чакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Чараның...
-
“Коррупция – яманлык”
"Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет оешмасы составына керә торган Зелёная Роща авыл мәдәният йортында узган мәгълүмат сәгате "Коррупция - яманлык" дип аталды. Коррупция - бүгенге дөньяда иң актуаль проблема булып санала. Ул иҗтҗимагый тормышның бар катламына да үтеп кергән, социаль хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны нинди булуга карамастан, һәрбер кешегә...
-
Бөгелмә урамы буйлап автобус килә, эче тулы... китап укучы (+ФОТО)
6 октябрь көнне шәһәр эчендә йөри торган маршрут автобусларының берсендәге пассажирлар, балалар китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән, юл уңаеннан әдәбият дөньясына чумдылар. Инде беренче тапкыр гына уздырылмый торган чараларның бусы шагыйрә Марина Цветаева юбилеена багышланды. 1 "А" маршруты автобусы пассажирлары күренекле шагыйрәне тормыш юлы, иҗаты турында күп кызыклы фактлар ишеттеләр; шигырьләрен...
-
Большой этнографический диктант напишут 3 ноября
Накануне Дня народного единства, 3 ноября 2017 года, в каждом регионе страны пройдет культурно-просветительская акция «Большой этнографический диктант». В этом году мероприятие получило статус международного - к его проведению подключилось Россотрудничество. Поэтому проверить уровень этнографической грамотности смогут не только жители России, но и соотечественники за рубежом. - Уникальность России заключается...
-
Антибиотиклар - табиб рецепты буенча
Илдә антибиотиклар сату тәртибен җитди күзәтү астына алмакчылар. Хөкүмәт бу препаратларга кагылышлы федераль стратегия кабул иткән, ул 2030 елга кадәр вакытны үз эченә ала. Микробларның антибиотикларга күнегүе Русия генә түгел, барлык илләр өчен проблемага әверелгән. Экспертлар фикеренчә, бу ел саен 700 мең кешенең үлеменә китерә. 2050 елда бу сан 10...